Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә әйдаманнарның укулары башланды
Булачак әйдаманнарны отряд белән уртак тел табу, коллективны берләштерү һәм, әлбәттә, чаралар үткәрүгә, уеннар оештыруга өйрәтәчәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Зәй, 5 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә әйдаманнарның укулары башланды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Курсларга барлыгы 63 кеше язылган. Алар – мәктәп укучылары һәм политехника көллиятяенең беренче курс студентлары. Укулар шәһәрнең 2нче мәктәп базасында уза. Аларны “Кызыклы җәй” проекты кысаларында ишегалды лагерьларында әйдаман эшләгән тәҗрибәле әйдаманнар алып бара.
Укулар үз эченә теория һәм практиканы ала. Булачак әйдаманнарны отряд белән уртак тел табу, коллективны берләштерү һәм, әлбәттә, чаралар үткәрүгә, уеннар оештыруга өйрәтәчәкләр.
Беренче очрашуда курсларга килүчеләр “Әйдаман шәхесе” темасын үттеләр һәм бу белгечкә нинди сыйфатлар хас булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз