Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә язгы кыр эшләренә техника әзерлеге тикшерелә
Комиссия хуҗалык, авыл җитәкчеләре, механизаторлар белән очрашып, киңәш-гозерләрен тыңлый, фикер уртаклаша.
(Зәй, 8 апрель, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Таһир Таһирҗанов, “Агрокөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында техника әзерлеге тикшерелә, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал торышы карала, дип яза район басмасы.
Комиссия хуҗалык, авыл җитәкчеләре, механизаторлар белән очрашып, киңәш-гозерләрен тыңлый, фикер уртаклаша. Бу матур традиция районда күптән дәвам итә. Шунысы игътибарга лаек, тикшерү нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнә, бу исә механизаторлар эшен стимуллаштыру, аларны кызыксындыру да. Әлеге җәһәттән эш 5 апрельдә башланып, ике көн дәвам итә.
-Язгы кыр эшләренә районда техника, машина-трактор паркы әзерлеге яхшы, кайбер төгәлләп бетерәсе вак эшләр бар, Иң мөһиме әзерлек, әзер булсак, кыр эшләренә соңга калмаячакбыз, - ди Таһир Галимҗанович.
Иң куанычлысы, игенчеләребезнең кәефе күтәренке. Алар ел да кыр эшләрен ниндидер дулкынлану белән көтеп ала.
–Язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәттә алып барылды. Быел чәчүдә 16 заманча киң колач белән эшләүче агрегат катнашачак, узган ел алар 6 иде. Ашлама җитәрлек, орлык Тукай заводыннан кайтартыла, ягулык-майлау материал тиешле күләмдә булачак. Узган ел басу-кырларга 40 мең гектарга якын бөртеклеләр чәчелгән иде, быел ул 42, 6 мең гектарда булачак. Узган көз 15 мең гектарда көзге бодай чәчелгән иде, алар торышы ярыйсы. Шикәр чөгендере мәйданын узган елгыдан кимрәк итәргә исәп, аның өчен көздән җир әзерләнеп, аңа ашлама кертелде. Быел да, узган ел кебек, эксперименталь һәм уку кырлары булачак. Иртә, соңгы культура дип тормаячакбыз, чәчүне берюлы алып барачакбыз. Язгы чәчү ул - бөтен структуралар өчен дә хезмәт, бу чорда бердәм булып эшләү зарур. Кыскасы, узган елгы уңыш күрсәткечләрен быел да кабатларга исәп, – ди Разиф Галиевич, игенчеләребез эшенә югары бәя биреп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз