news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә язгы кыр эшләрен башладылар

Узган ел районда көзге культураларны тукландыруга 9 апрельдә керешкән булганнар.

Зәйдә язгы кыр эшләрен башладылар
zainsk-rt.ru

(Зәй, 7 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы аграрийлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Көзге культураларны тукландыруга быел беренчеләрдән булып "Зәй шикәре" агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе кереште: биредә 46 гектар мәйданны биләгән көзге культуралар тукландырыла.

Кыр эшләрен башлауда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, “Агрокөч” АҖ вәкилләре, идарә белгечләре, җитештерү комплекслары (үсемлекчелек) җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, әлеге тармак ветераннары катнашты.

Узган ел районда көзге культураларны тукландыруга 9 апрельдә керешкән булганнар.

Бүлекчәдә кырга аммиак селитрасын "Барс" үзйөрешле ашлама сибү агрегаты тарата. Районда бер гектар чәчүлек мәйданына 79,5 килограммнан тәэсир итүче матдә туры килә. Агрегатны ашлама белән тәэмин итүдә өзеклек юк. Фәргать Камалиев әйтүенчә, бу сезонда 17 мең 498 гектарда уҗым культураларын ашларга кирәк булачак.

Кыр эшләрен имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллинның азан әйтеп, изге догасы белән башланды. Район аграрийлары имам белән иңгә-иң торып, ил-көнгә тынычлык- иминлек, хәвеф-хәтәрсез нәтиҗәле эшләүне теләп, дога кылдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot