news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә язгы чакырылышка әзерлек башланды

Районда 400гә якын ир-егет хәрби хезмәткә чакырылу яшендә

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). 10 марттан Зәй хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә алынасы егетләрне барлап, алдан медицина күзәтүе үткәрү эшенә кереште. 1 апрельдән старт алачак язгы чакырылышта Зәйдән 80ләп егет Россия Кораллы көчләре сафларына басар дип көтелә. Ә, гомумән, районда бүгенге көндә 400гә якын ир-егет армиягә чакырылу яшендә. Аларның һәрберсе хәрби хезмәткә чакырылу чорында җитди тикшерү узарга тиеш, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot