Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылган
Барлыгы 13 ятим өй туен үткәргән.
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Зәйдә 24 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге йортның 13 фатиры ятим балаларга бирелде. Йортны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Зөлфия Мөсәбирова катнашып, фатир ачкычлары алучыларның шатлыгын ураклашты, фатирларының рәхәтен күреп, күп итеп балалар үстереп яшәүләрен теләде, дип яза "Зәй офыклары".
Регина белән Айдар Вәлиевлар өчен бүген икеләтә шатлыклы көн булды: никахлашулары фатирлы булу белән бер көнгә туры килде. Фатирлы булучылар Яңа елны яңа йортта каршылаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз