Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә яшьләр көне узды
Барлыгы 14 кеше башкарма комитет җитәкчесе исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнде
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәйдә яшьләр көне узды. Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган бәйрәм тантанасы үзенчәлекле “Синең вакытың”дип исемләнгән фестиваль белән башланып китте, дип хәбәр итә “Зәй ТВ” хәбәрчеләре. Җыр-биюгә осталыклары булмаганнар графити ысулы белән рәсем төшерде. Рәсемнәрдә кечкенә булса да яшәргә уңайлы, чиста, матур шәһәр һәм аның киң күңелле, хезмәт сөючән кешеләре чагыла. Инде рәсем төшерергә дә, җыр-биюгә дә сәләтләре булмаганнарга бәйрәмнең төп өлеше башланганчы арбалеттан атып карау мөмкинлеге тудырылды.
- Мин сезнең барыгызны да Бөтенроссия яшьләр көне белән котлыйм, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, - сезгә күңел күтәренкелеге, тормышны, кешеләрне сөеп яшәвегезне һәм район үсешенә хезмәт итүегезне телим.
Аннан соң Светлана Иванова бәйрәмне алып баручы Яр Чаллы шәһәренең “Европа Плюс” радиосы ди-джейлары ярдәмендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашучыларны бүләкләде. Барлыгы 14 кеше башкарма комитет җитәкчесе исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алар арасында һөнәри бәйгеләр җиңүчеләре, активистлар һәм шәһәркүләм чараларның үзәгендә катнашучы яшь гаиләләр бар. Казан шәһәреннән килгән Руслан Хановның җырлары барлык диплом ияләренә һәм бәйрәмгә җыелган зәйлеләргә бүләк булып яңгырады.
Яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итәрлек булды “Энергетик” мәдәният сарае каршында барган тамаша. Зәйлеләр адресына бик күп җылы теләк-тәбрикләү сүзләре яңгырады, аларның күпчелеген тормышта үз урыныңны табарга омтылыш тәрбияләү, яман гадәтләрдән ерак йөрү кебек үгет-нәсыйхәт тәшкил итте. Бәйрәмне җанландыруга ди-джейлар үзләреннән лаеклы өлеш кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз