news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшь талантлар бәйрәме узды

Фестивальнең гала-концертлары 13 апрельдә – “Уникс”та, 20 апрельдә “Пирамида” күңел ачу комплексында уза.

(Зәй, 6 март, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). 3-4 мартта Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестивале шаукымы белән яшәде. Унсигезенче мәртәбә оештырылучы әлеге популяр конкурс быел “Миллионынчы катнашучы” лозунгы астында үтә, дип яза район газетасы.

Мәгълүм булганча, фестивальнең бер төбәк туры быел Зәйгә билгеләнгән иде. Яңартылган “Энергетик” Мәдәният сарае барлык яшь талантларны киң колач белән каршы алды. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларны, тамашачыларны сәламләп, матур балалар сәнгать бәйрәме белән тәбрикләде, искиткеч талантларның Зәйдә җыелуына шат булуын белдерде, иҗади уңышлар теләде.

Бәйгедә Зәй шәһәре һәм районының яшь башкаручыларыннан тыш, Түбән Кама һәм Сарман районнары иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары, җәмгысе 1250 яшь талант осталыгын күрсәтте. Ике көн дәвамында Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри шулкадәр башкаручы тарафыннан тәкъдим ителгән 257 номерны дикъкать белән тыңлады, карады. 3 мартта конкурсның төбәк сайлап алу туры булса, 4 мартта , якшәмбе көнне, “Энергетик” Мәдәният сараенда өч район талантларының иң яхшы чыгышларыннан торган гала-концерт аншлаг белән узды. “Энергетик” Мәдәният сарае балалар сәнгатен сөюче тамашачылар белән шыгрым тулы иде.


Призлы урыннар алучылар арасында Зәйнең сәнгать коллективлары, аерым башкаручыларның күп булуы аеруча куанычлы булды. Әлеге фестивальнең Гран-при иясе булган шәһәрдәшебез Айдар Сөләйманов та быелгы төбәк турын жюри әгъзасы буларак бәяләде.

- Балаларның, яшьләрнең сәнгатьтә елдан-ел үсештә булулары куандыра. Ә инде Зәйне аерып алганда, биредә вокал, хореография төркемнәренең көчле булуын аеруча басып ясап үтәсе килә. “Мирас”, Азаль” ансамбльләре, педагоглар Долгова, Порываева, Нестягина һ. б.ларның күп еллар дәвамында югары дәрәҗәдә көчле төркемнәр әзерләве яхшы. Алда әле супер финал көтә, мин зәйлеләрне яңа җиңүләргә чакырам, - диде ул, якташлары өчен чын күңелдән куанып.

Әлбәттә, фестивальнең тиңдәшсез җитәкчесе, унсигез ел дәвамында аны шундый югарылыкка күтәрүгә әйтеп бетергесез зур өлеш керткән Дмитрий Тумановның бәяләмәсе - зур мәртәбә.

- Минем өчен иң сөендергәне - урыннарда җитәкчелекнең бу фестивальне күтәреп алып, талантлы балаларны үстерүгә зур мөмкинлекләр тудыруы. Бу яктан Зәй районы башлыгына, аның командасына зур рәхмәт белдерәм. Мөмкинлекләр тудырылмаса мондый искиткеч сәнгать үрнәкләрен күреп булмас иде. Без бергәләп фестивалебез аша сәнгать әһелләре тәрбияләп кенә калмыйбыз, ә югары мәдәниятле, зәвыклы буын тәрбиялибез - төп максатыбыз да әнә шул безнең, - дип фикере белән уртаклашты Дмиртий Туманов.

Хәзер исә төбәк турында җиңү яулаганнар 8-12 апрельдә Казанның “Уникс” үзәгенә конкурсның суперфиналына сайлап алу турына әзерлек эшләрен башлаячак. Фестивальнең гала-концертлары 13 апрельдә – “Уникс”та, 20 апрельдә “Пирамида” күңел ачу комплексында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100