news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә яшүсмерләр шәһәрне яшелләндерүдә катнаша

Көнгә ике сәгать шәһәр урамнарын, ял паркларын тәртипләүдә катнашкан балалар 3600 сум хезмәт хакы алачак.

Зәйдә яшүсмерләр шәһәрне яшелләндерүдә катнаша
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zyd-14-yashsmer-shrne-yashellnderd-katnasha

(Зәй, 23 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Җәйге чорда Зәй районында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өч юнәлештә оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шуның бер юнәлеше - шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерүдә катнашу төркеме. 14 кешедән торган яшелләндерү отрядында шәһәрнең өлкәнрәк сыйныф укучылары һәм политехник көллият студентлары эшли.

Көнгә ике сәгать шәһәр урамнарын, ял паркларын тәртипләүдә катнашкан балалар 3600 сум хезмәт хакы алачак. Яшүсмерләрне эшле итү - күпмедер дәрәҗәдә акча эшләү мөмкинлеге бирү һәм хезмәт тәрбиясе аша хокук бозуларга тартылуга урын калдырмау ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot