news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшүсмерләр арасында волейбол турниры үткәрелде

Гомумән актив тормыш алып барган кешенең негатив күренешләргә вакыты калмый, ди бүлекчә башлыгы Эльмир Хәйретдинов.

(Зәй, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе наркотикларга каршы пропаганда эшләрен алып бару максатында яшүсмерләр арасында волейбол турниры оештырды, дип яза район газетасы.

- Әлеге чара аша без яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруның өстенлекләрен күрсәтергә телибез. Гомумән актив тормыш алып барган кешенең негатив күренешләргә вакыты калмый. Турнир барышында без наркотикларның кеше тормышын җимерүе турында да мәгълүмат бирәбез, - ди бүлекчә башлыгы Эльмир Хәйретдинов.

Волейбол турниры бүген шәһәрнең 7нче мәктәбендә узды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100