news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшүсмерләр арасында үткәрелгән җинаятьчелеккә каршы чараларга анализ ясадылар

Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның конференц-залында оештырылды.

(Зәй, 6 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә “Яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә анализ, балигъ булмаганнар арасында сукбайлык һәм хокук бозуларны кисәтүдә профилактикалау системасы органнарының үзара хезмәттәшлеге” темасына “түгәрәк өстәл” үтте. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның конференц-залында оештырылды, дип яза җирле басма.

Анда профилактикалау субъектлары вәкилләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Төп чыгышларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, ТР тикшерү идарәсенең Зәй районара бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев, җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Альфред Сафиуллин ясады.

Әлеге мәсьәләнең тикшерүгә чыгарылуы очраклы түгел, чөнки быелның 6 аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар, җинаять кылуларның үсүе күзәтелә. Алга таба аңа юл куймау өчен профилактикалау чараларының нәтиҗәлелегенә ирешү зарур. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар хокук бозуларның һәр фактына аерым тукталып, тәрбия эшенең кайсы өлешендә эшләп бетермәү, нинди чараларның бернинди уңай нәтиҗә дә бирмәвен анализладылар, нәтиҗәлелеккә ирешү максатында күп кенә яңа тәкъдимнәр керттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100