Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә яшь педагоглар форумы үтте
Шәһәр-районда мәктәпләр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы 204 педагог исәпләнә.
(Зәй, 19 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Яшь педагоглар форумы Зәй районында игълан ителгән Мәгариф елы кысаларында уздырылды. Шәһәр-районда мәктәпләр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы 204 педагог исәпләнә. Аларның барысы да районның яшь педагоглар советы составында. Шәһәрнең 7нче мәктәбендә үткән форумда аларның күпчелеге катнашты, дип яза җирле басма.
-Бүгенге чара безнең өчен яңа. Әмма ул матур традициягә әверелеп, мәгариф тармагында эшләүчеләрне куелган бурычларны үтәүдә тагын да берләштерер дигән өмет бар, - диде 6нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы, яшь педагоглар советы рәисе Рөстәм Мәһдиев.
Форумда катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбсары Александр Чапков тәбрикләде.
-Зәй мәгарифенең киләчәген без яшь педагогларда күрәбез. Сездән матур башлангычлар көтәбез һәм бу очраклы түгел, чөнки яшьләрнең потенциалы зур. Сезнең тарафтан булган барлык башлангычлар район җитәкчелеге тарафыннан хупланачак. Быел укытучыларга яхшы грантлар карала. Аларны алу өчен яшь педагогларыбыз да активлык күрсәтер дип ышанабыз, -диде ул.
Форумда катнашучылар өч секциягә бүленеп (әти-әниләр белән хезмәттәшлек итү, белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге белән хезмәттәшлек һәм уку йортында профсоюз оешмасы мәсьәләләре) эшләделәр. Шунысын да әйтик, секцияләрдә күтәрелгән сораулар, тәкъдимнәр һәм тулаем форум нәтиҗәләре буенча махсус җыентык чыгарылачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз