news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә яшь педагоглар форумга җыелды

Форум нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Зәйдә яшь педагоглар форумга җыелды
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zyd-yash-pedagoglar-forumga-yeldy

(Зәй, 17 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә ел саен яшь педагоглар форумы уздыру күркәм гадәткә әверелде. Әлеге чараны мәгариф идарәсе район яшь педагоглар советы белән берлектә оештыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Форум һәр елны төрле формада үткәрелә. Шулай да, аның максаты һәм бурычлары үзгәрми. Алар - яшь укытучыларга укыту-тәрбия мәсьәләләрендә тәҗрибә туплау, яңа педагогик алымнарны үзләштерү.

Балалар иҗат йорты базасында үткән чарада һәр мәктәптән 5-6 яшь педагог катнашты.Алар өчен дүрт мәйданчык – “Белем бирү оешмалары һәм педагоглар эшчәнлеген регламентлаштыручы яңа хокукый-норматив документлар”, ”Яшь педагогның һөнәри үсеше”, “Тәрбия бирү эшчәнлеге” һәм “Психологик остаханә” дип аталган блокларда экспертлар чыгыш ясады, мастер-класслар күрсәтте.

Форум нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot