news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшь гаиләләргә бозау бүләк иттеләр

Балалар һәм яшьләр елы матур акция белән тәмамлана.

(Зәй, 9 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә авылдагы шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү, яшь гаиләләрне авылда төпләндерү буенча даими рәвештә кызыксындыру чаралары уйланыла. Менә инде берничә ел өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга бушлай сыер саву аппаратлары бирелә. Аларны 136 кеше алды инде. Бүген тагын бер үзенчәлекле чара узды: районда Балалар һәм яшьләр елы кысаларында “Авылдагы яшь гаиләгә – бозау!” акциясе үтте, дип яза җирле басма.

Яшьләр эшләре идарәсе авыл хуҗалыгы идәрәсе белән берлектә район авылларында яшәүче 20 актив яшь гаиләгә бозау бүләк итте. Әлеге уңайдан хуҗалыкның терлекчелек комплексында тантана үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты. Бозауларны яшьләр “Нива” ҖЧШеннән килеп алды. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыкта терлекчелек яңа технологияләргә нигезләнеп алып барыла.Уртача бер айлык токымлы үгез бозаулар көр һәм сәламәт. Аларга бу яшь өчен каралган барлык төр прививкалар да ясалган. Яшь гаиләләр аларны шатланып, Яңа ел бүләге итеп алды. Район башлыгы авылда терлек асрап яшәүче яшьләргә уңышлар теләде, мондый чараларны алга таба дәвам итәчәкбез, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100