news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшь эшмәкәр йорт кошлары үрчетә

Республиканың төрле төбәкләреннән кош-кортларны күпләп сатып алалар.

(Зәй, 18 март, "Татар-информ",  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйдә кош-кортлар үстерүне кәсеп итеп алучылар шактый. Бүгенге көндә 38 крестьян-фермер хуҗалыгының җидесе кошчылык белән шөгыльләнә. Шуларның берсе - Имәнлебаш авылының яшь фермеры Илнар Әхмәтҗанов, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.

Илнар Әхмәтҗанов әлеге юнәлештә икенче ел гына эшли, дөресрәге, районда яшь эшмәкәрләрнең берсе ул. Тумышы белән Имәнлебаштан булган эшмәкәр ферма алып, аны төзекләндереп, кош-корт асрауга кереште. Элекке ферма белән бүгенгесе арасында җир белән күк арасы кебек аерма. Кош-корт асрау өчен санитар таләпләрне үтәү алшарт. Аңа кадәр Илнар Әхмәтҗанов Чаллыда “Челны бройлер”да эшләп, тәҗрибә туплаган. Кошчылык өлкәсендә эшләү серләрен аның үзеннән өйрәнергә була, димәк. Узган ел ул 8 мең чебине тавык итү өчен, 16 мең бройлерны ит өчен үстереп саткан. Кергән керем эшчәнлекне җәелдерү өчен тотылган. Былтыр ноябрь аенда исә эшмәкәр бер тәүлеклек 16 мең чеби алып, аны дүрт ай үстергән инде, кинәнеп кызыл тавыклар белән сату итә. Кош-кортны күпләп алучылар аңа республиканың кайсы төбәкләреннән генә килми, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100