news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүче Ефросинья әби 100 яшькә җиткән

Гасыр яшьтәшен район җитәкчелеге котлады.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Зәйдә яшәүче Ефросинья Стоговага кичә 100 яшь тулды. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре килде. Алар ветеранның хәл-әхвәлләрен сорашты, изге теләкләр җиткереп, бүләкләр тапшырды, диелә “Зәй хәбәрләре” газетасында.

Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек тә, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр дә Ефросинья әбине дә читләтеп үтмәгән. Ул – Октябрь революциясе, күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100