news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Ялкын” хәрби-патриотик клубы ачылды

Бүгенге көндә шәһәрдә балалар һәм яшьләр өчен яшәү урыны буенча төрле юнәлештәге 11 клуб исәпләнә.

(Зәй, 1 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган балалар һәм яшүсмерләр өчен “Ялкын” хәрби-патриотик клубы ачылды, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә шәһәрдә балалар һәм яшьләр өчен яшәү урыны буенча төрле юнәлештәге 11 клуб исәпләнә. Казан урамы 8нче йортның беренче катында элек башка максатларда файдаланылган 385 квадрат метр мәйдан клуб өчен капиталь төзекләндерелде. Республика программасы кысаларында әлеге объектны ремонтлауга республика бюджетыннан 4 миллион сум акча бирелсә, аны җиһазлауга – өстәмә 400 мең сум. Бинаның керү өлешен төзекләндерүгә җирле бюджеттан 360 мең акча тотылган. Төзекләндерү эшләрен Зәйнең подряд оешмасы башкарган. ”Ялкын” шәһәрдәге хәрби-патриотик клубларның үзәгенә әвереләчәк. Чөнки бирегә бездә уңышлы гына эшләп килүче “Гвардия”, “Боец” һәм “Дружина” клублары да күчте. Биредә хәрби-патриотик юнәлештә эш җәелдерү өчен барлык шартлар тудырылган: шөгыльләр өчен бүлмәләр, уен һәм спорт өчен дә заллар бар. Шунысын да әйтик, Зәй эзтабарлары отрядларының сугыш эзләре буйлап йөреп алып кайткан табылдык-экспонатларын саклау урыны бик кысан иде. Хәзер мондый экспонатлар “Ялкын”да махсус музейда җыела. Музей исә шулай ук биредә бүген ишекләрен ачты.

Клубны ачу бәйрәм буларак үтте. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Разиф Галиевич чыгышында соңгы 3-4 елда шәһәр-районда әлеге төр объектларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелүен, балалар һәм яшьләребезгә шөгыльләнү өчен шартларның елдан-ел яхшыра баруын билгеләп үтте, клубка кирәк-яраклар алырга 100 мең сумлык сертификат бүләк итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100