news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Ялчыгол укулары узды

Ул районда бишенче мәртәбә оештырылды.

(Зәй,11 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Кичә Зәй районының Имәнлебаш авылында ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар Хәсәнов, Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, район башлыгы Разиф Кәримов, галимнәр, дин әһелләре катнашында дин галиме, мәгърифәтче, язучы Таҗетдин Ялчыгол укулары узды, дип яза җирле басма.

Ул районда бишенче мәртәбә оештырылды. Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол - үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес. Ул Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле. Ялчыгол заманында Әстерханда, Дагыстанда, Төркиядә укып, телләр өйрәнеп, Мәккәдә хаҗ кылып, аннан шактый юллар узып, Зәй елгасы буена кайтып төпләнә. Кече Сөндә, соңыннан Җирекле, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларында балаларга белем биреп, халыкны агарта, табиблык итә, тарихны өйрәнә, китаплар яза. Ялчыгол укуларына килгән кунаклар Имәнлебашта якташның каберен зиарат кылдылар, Иске Зәй мәчетендә урнашкан Таҗетдин музеенда булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot