news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә ял паркында быелгы иҗат сезоны музыкаль фонтан белән ачылды

Үзенчәлекле чарага шәһәрлеләр шактый җыелган иде.

(Зәй, 2 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова ). Зәйдә ял паркында быелгы иҗат сезоны музыкаль фонтан белән ачылды, дип яза җирле басма.

Ринат Фәрдиев паркының икенче өлешендә узган елның августында ачылган музыкаль фонтан бүген быел беренче мәртәбә күккә сибелде. Зәй яшьләренең матур, күмәк биюенә кушылгандай фонтан төрле төсләргә кереп, дәртле музыка астында тирбәлеп күңелләрне күтәрде. Үзенчәлекле чарага шәһәрлеләр шактый җыелган иде. Музыкаль фонтан ял паркында ачык һавадагы җәйге чараларга әнә шулай старт бирде.

- Матур шәһәребездә, матур эшләребез, сәламәт яшәү рәвешебез белән үрнәк булып яшик, ял паркыбыз, фонтаныбыз һәрчак яраткан урыныбыз булсын, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков.

news_right_1
news_right_2
news_bot