news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яңа картодром 1700 квадрат метрдан артык мәйданны били

Картингчылар секциясе яшүсмерләр клубына әверелеп, 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге 30га якын малай һәм кызны берләштерә.

(Зәй, 2 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов).  Зәйдә истәлекле вакыйга булды - шәһәр ипподромында заман таләпләренә җавап бирә торган картодром ачылды. Яңа картодром 1700 квадрат метрдан артык мәйдан били, дип яза җирле басма.

Шәһәрдәге “Вираж” балалар-яшүсмерләр автомотоклубы элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында җайлаштырылып кына эшләнгән кысан шартларда яшәп килде. Зәй балаларының оешкан төстә картинг белән шөгыльләнүе 2008 елдан башлана. Ун ел элек район башкарма комитеты боерыгы белән яшьләр эшләре идарәсе каршында картингчылар секциясе оештырыла. Бүгенге көндә ул яшүсмерләр клубыны әверелеп, 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге 30га якын малай һәм кызны берләштерә. Алар арасында картингта узышу буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы кубогы ярышларында җиңү яулаучылар да бар. Яңа картодром 1700 квадрат метрдан артык мәйдан били. Белгечләр әйтүенчә, аның борылмаларының күпчелек өлеше картинглар ярышы өчен каралган стандартларга туры килә.

Картодромны ачу зур тантана буларак үтте. Анда катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Станиченко, ТР “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рәфкать Миңнеханов тәбрикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100