news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә WorldSkills флагы эстафетасы кабул ителде

WorldSkills флагы Россия Федерациясенең 24 төбәген әйләнергә өлгерде.

Зәйдә WorldSkills флагы эстафетасы кабул ителде
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 29 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә яшьләр көнен билгеләп үтү вакытында WorldSkills флагы эстафетасы кабул ителде. Зәйлелэр WorldSkills флагын Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында тантаналы төстә кабул иттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Билгеле булганча флагны йөртү эстафетасы 2017 елда эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты үткәрелгән Әбу-Дабида Россиянең чемпионатны оештыру комитеты эгъзаларына октябрь аенда тапшырылган иде. Ә безнең илдә әлеге эстафетага старт Сочида XIX яшьләр һәм студентлар дөнья фестивалендә бирелде. Шуннан бирле WorldSkills флагы Россия Федерациясенең 24 төбәген әйләнергә өлгерде.

Флагны тантаналы төстә кабул итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов изге теләкләрен яшьләребезгә җиткереп, чемпионат флагына Зәй гербын беркетте.

Тиздән флаг Казанга кайтачак. Быелның 22-27 августында нәкъ менә биредә эшче һөнәрләре буенча 45нче дөнья чемпионаты үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100