news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә волонтерлар ялгыз өлкәннәргә цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм итә

Авылда яшәүчеләр әлеге мәсьәләдә ярдәм кирәк булган очракта, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә ала.

(Зәй, 31 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Түбән Кама белгечләре Зәй волонтерлары өчен цифрлы телевидениегә күчү буенча махсус укулар уздырганнар иде. Бүгенге көнгә шәһәр-районда волонтерларга 7 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар өлкән яшьтәгеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәргә телевидение тапшыруларын сигналларын цифрлыга көйләүдә ярдәм күрсәткән.

Шәһәр халкы приставка тоташтыру, сигнал кабул итүне көйләү мәсьәләләре буенча - яшьләр эшләре идарәсенә (телефоны 7-52-84 ), авылда яшәүчеләр әлеге мәсьәләдә ярдәм кирәк булган очракта, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә ала.

Цифрлы телевидениегә күчү, антенна һәм приставкалар алуга кагылышлы сорауларыгызны 88002202002 яки 8(843)2000528 телефоннары аша да бирә аласыз. Моңа кагылышлы барлык мәгълүмат белән шулай ук www.ртрс.рф сайтында да танышырга була.

Шунысын әйтик, башта Татарстанның цифрлы телевидениегә 2019 елның 3 июнендә күчүе турыда хәбәр ителсә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 21 субъектның “цифрлыга” күчү срокларын үзгәрткән – ул 14 октябрьдән. Бу Татарстанда Ураза бәйрәмен (4 июнь) бәйрәм итү белән аңлатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100