news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә ветераннар советына яңа рәис билгеләнде

Район башлыгы Марсель Хуҗинга район үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды.

(Зәй, 3 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй шәһәре һәм район ветераннар (пенсионерлар) советының чираттан тыш конференциясе булып узды. Көн тәртибендә районда ветераннарның социаль-икътисади хәлен яхшырту, сәламәтлеген ныгыту һәм активлыгын күтәрү, шулай ук оештыру мәсьәләсе каралды, дип яза район газетасы.

Конференциядә район башлыгы Разиф Кәримов, республаканың көньяк- көнчыгыш районнарының ветераннар оешмалары кураторы Василий Самойлов (Әлмәт) катнашты. Чарага шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр, хәрби-патриотик клублар вәкилләре чакырылды. Төп доклад белән Марсель Хуҗин чыгыш ясады.
Зәйдә ветераннар хәрәкәте тарихы 1984 елдан башлана. Беренсе ветераннар советы шул елны төзелде.

Марсель Хуҗин белдерүенчә, бүгенге көндә шәһәр-районда 16 меңнән артык пенсионер, 26 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 712 тыл хезмәтчәне, 3 концлагерь тоткыны исәпләнә. Ветераннар район җитәкчелеге игътибары үзәгендә. Алар хәрби-паириотик юнәлештәәге төрле чараларга тартыла. Гомумән, Зәй ветераннар оешмасы республикада һәр юнәлештә нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Моны чыгышында Василий Самойлов та билгеләп үтте.

Ветераннар советы рәисе бүгенге көндә башкарма комитет җитәкчесе урынбасарының өлкәннәр белән эшләүче төп белгече булып тора, -диде ул.

Конференция көн тәртибенә оештыру мәсьәләсе юкка гына кертелмәде. Марсель Хуҗин, Зәйдән күчеп китү сәбәпле, конференция делегатларларыннан ветераннар советы рәисе вазифасыннан азат итүне сорады һәм аның үтенече канәгатьләндерелде. Зәй ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе итеп Николай Иванович Шипков сайланды.
Николай Шипков 1953 елда Мамадыш районының Рус Кирмәне авылында туган. Югары белемле, политолог. Аның хезмәт биографиясе 1974 елдан алып Зәй ГРЭСы белән бәйле. Ул станциядә электромонтер, энергоблок машинисты, электр җиһазларын сынау һәм үлчәүләр үткәрү төркеме мастеры, профсоюз комитеты рәисе булып эшли.

Район башлыгы Марсель Хуҗинга хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Аңа район үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгы Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы Рәхмәт хаты тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100