news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә велосипед урлау очраклары теркәлгән

Полиция велосипедлы зәйлеләрне тикшерәчәк.

(Зәй, 28 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә соңгы вакытта эчке эшләр бүлегенә велосипед урлану хәбәре белән биш кеше мөрәҗәгать иткән, дип яза җирле басма.

-Балаларның җәйге каникуллары башланды диярлек. Шуңа күрә зәйлеләр үзләренең һәм балалар милкенә игътибарлырак булсыннар иде. Соңгы очракларга килгәндә, велосипедлар йорт подъездлары, “Машина төзүче” гараж ширкәте һәм бакчачылык ширкәтләреннән урланган. Анализ күрсәткәнчә, угрылар кырын гамәлләрен төнлә дә, көндез дә кыла. Бер очракта бакчасына килгән берәү велосипедын капка төбендә калдырып кереп китә, әйләнеп чыгуына велосипед юкка чыга. Икенче очракта велосипед подъездда махсус җайланма белән беркетеп куелган була. Угрылар ул җайланманы кисеп, велосипедны алып чыгып китәләр, - ди җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Елена Перцева.

Әлбәттә, велосипедларны беркайда да караусыз калдырырга ярамый. Полиция хезмәткәрләре хәзер урланган транспорт чараларын эзләү белән мәшгуль. Велосипедларның номерларын язып алып, мәгълүмат базасы аша тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100