Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Ватанны саклаучылар көнендә ир-егетләр автоузышларга чыкты
Узышларда катнашу өчен барлыгы 33 экипаж теләк белдерде.

(Зәй, 23 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бүген Зәйдә 23 февраль бәйрәме уңаеннан шәһәр ипподромында автомобильләрдә узышу буенча республика ярышларына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Актаныш, Зәй шәһәр-районнарыннан әлеге төр спорт белән мавыгучылар җыелды. Бутурыда җирле басма хәбәр итә.
Салкын кышкы көн булуына карамастан ипподромда җанатарлар да шактый җыелды. Зәйдә автоузышлар әле республикакүләмендә беренче тапкыр оештырыла. Район башлыгы Разиф Кәримов ярышларда катнашучыларны, тамашачыларны сәламләп чыгыш ясаганда, Зәйнең төрле спорт төрләре буенча махсуслашып килүче төбәк булуын ассызыклады.
Узышларда катнашу өчен барлыгы 33 экипаж теләк белдерде. Алар классик һәм ретро автомобильләргә бүленеп ярыштылар. Ретро автомобильләр тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар янында фотога төшәргә теләүчеләрнең шактый булуы шул хакта сөйли. Менә шундый ретро автомобильләрнең берсендә Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та узышларга чыкты.
Узышларга килгән машиналар арасында ниндиләре генә юк иде, экипаж әгъзалары аларны ярышларга үзенчәлекле итеп бизәгән дә әле. Ярышка чыккан машиналарны узышларны төп оештыручылар булган район яшьләр эшләре идарәсе һәм Зәй автомотоклубы әгъзалары үзенчәлекле рәвештә таныштырып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз