news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә узачак турнир "көрәшчеләр Олимпиадасы" исеменә лаек – Фәрит Шәйхетдинов

Турнирның көрәш батырлары үзләре турында язма бастырылган газеталарны сандык төбендә саклый.

Зәйдә узачак турнир "көрәшчеләр Олимпиадасы" исеменә лаек – Фәрит Шәйхетдинов
Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Дәрәҗәсе ягыннан аны республика чемпионатыннан да өстен күрүчеләр бар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый фикерләр яңгырады.

«Беренче тапкыр әлеге турнирда 1973 елда катнашкан идем. Бил алышкан елларда җиңәргә дә, җиңелергә дә туры килде. Инде соңгы елларда тренер буларак шул “казан”да кайныйм. Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган көрәш турнирын 70 нче елларда “көрәшчеләрнең Олимпиадасы” дип атый идек. Ул хәзер дә шул бәягә лаек, – ди «Ак Барс» көрәш сарае директорының беренче урынбасары, милли көрәш буенча спорт остасы Фәрит Шәйхетдинов.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, Татарстанда көрәш елын нәкъ менә шушы турнир белән башлап җибәрү гадәте бар. Чөнки биредә үз районының иң көчле ир-егет көрәшчеләре җыела. Монда җиңү яулау көрәшчеләр өчен зур горурлык. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Күптән яулаган җиңүләрен көрәшче шуңа да бүгенгедәй якын итеп искә ала.

«Әлеге турнирда күп еллар катнашып, берничә тапкыр призер булсам да, җиңүче исемен бер тапкыр – 1990 елда гына яуладым. Кукмарада узган ярыш иде ул. Сәхнәдә бил алышабыз. Шул елны Кукмара көрәшчесе Нияз Галимуллин белән көрәшкәндә, яңак сөягемне сындырганым хәтердә калган. Ә азакка кадәр көрәшергә кирәк. Бер яктан табиб кертмәскә тырыша, икенче яктан җиңү теләге көчле. Ахыр чиктә отып чыккан һәм чемпион калган идем. Аңа кадәр республика һәм Россия чемпионы исеменә лаек булсам да, монысы тагын да кадерле җиңү булып күңелдә калды. Ул елгы турнир хакында язма бастырылган газетаны әле дә сандыкта саклыйм. Истәлек бит – яшь, әле пеләш тә булмаган вакытым, – дип елмая Хәлил Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100