Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә урак тәмамлану алдында, шикәр чөгендерен җыю башлана
23 августта алынган мәгълүматлар буенча, районда 28,3 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган.
(Зәй, 24 август, “Татар-информ” “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Республикада, шул исәптән Зәй районында, бөртеклеләрне җыю эше югары темпларда бара. Безнең өчен иң куанычлысы - уртача уңышның иң зур күрсәткече Зәй районында булуы.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 23 августта алынган мәгълүматлар буенча, районда 28,3 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган. Бу - барлык мәйданның 81 проценты дигән сүз. 104 мең тонна суктырылган ашлыкның 84 мең тоннасы элеваторларына якыны икмәк кабул итү пунктларына озатылган. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача уңыш - 37 центнер. Әлеге күрсәткеч - республикада иң зурысы, зәйлеләр быел да бер гектар җирдән иң мул уңыш алуда алдынгылыкны бирми.
-Югары уңышның сере аграрийларыбызның тырыш хезмәтендә, заманча тех-нологияләрне курыкмыйча куллануда һәм катгый дисциплинада, – ди район башлыгы Разиф Кәримов.
Узган атнада ул район кырларында механизаторлар белән очрашып, иң нәтиҗәле эшләүчеләргә беренче премияләрне тапшырды. Билгеле булганча, быел да бөртеклеләрне иң күп суктыручы - “Зәй” агрофирмасыннан Андрей Митрофанов. Районда ул - беренче, республикадада алдынгы урында бара. Аннан беразга гына Айрат Сафин һәм Рамил Сибгатуллин калыша. “Восток”тан Госман Сафиуллин, Рәйхан Шиһапов, “Зәй шикәре”ннән Михаил Никандров, Владимир Бутяев, “Нива”дан Михаил Утяганов, Андрей Мишаровларның хезмәт уңышлары да сөендерә.
Игенчеләребез арпа культурасын җыюны тулысынча төгәлләде инде. Урып-җыю эшләре белән беррәттән агрофирмалар хезмәтчәннәре көзге чәчүне дә алып бара. Быел аны, алдагы елларга караганда, 5 мең гектарда артыграк чәчү планлаштырылган, барлыгы 18 мең гектарга якын көзге чәчү башкарылачак. Чәчү эшләрендә 20 агрегат катнаша, алар көненә уртача 1200 гектар мәйданда чәчә. 5700 гектарда эш башкарылган инде, бу барлык чәчүлек җиренең 32 процентын тәшкил итә.
Яз көне чәчеләчәк шикәр чөгендере басуларын да минераль матдәләр белән баету бара. 2019 ел уңышы өчен 4300 тонна минераль ашлама кертелгән. Ә язгы бөртекле культуралар өчен бүгенге көнгә 33 проценттан артык җир эшкәртелгән.
25 августтан исә Зәйдә шикәр чөгендерен казу эше башлана. Барлыгы 9200 гектар мәйдандагы татлы тамырны 12 “Ропа” комбайны, 4 “Ропа Маус” чөгендер төяү техникасы җыячак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз