news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә укучылар "тере музей" тамашасын тәкъдим итте

5"А" сыйныфы укучылары гимназистлар булып, каурый каләм белән язсалар, өлкән сыйныф укучылары гыйлемле катлам кешеләрен күзалларга мөмкинлек бирде.

Зәйдә укучылар "тере музей" тамашасын тәкъдим итте
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 17 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә агымдагы ел мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Аның кысаларында 4нче мәктәп укучылары "тере музей" чарасын киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүген шундый үзенчәлекле чараны "Энергетик" Мәдәният сараенда зәйлеләргә шәһәрнең 4нче мәктәбе оештырды. Алар бөек рус шагыйре Александр Пушкин чорын "тере музей" рәвешендә гәүдәләндерде.

5 "А" сыйныфы укучылары гимназистлар булып, каурый каләм белән язсалар, өлкән сыйныф укучылары гыйлемле катлам кешеләрен күзалларга мөмкинлек бирде.

"Тере музей"ны күпләр зур кызыксыну белән карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot