news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “УАЗ” һәм “Хендэ” бәрелешеп, биш кеше зыян күргән

Һәлакәт Ульянов урамында 79нчы йортка каршы урында килеп чыккан.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Зәйдә “УАЗ” һәм “Хендэ” бәрелешеп, биш кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Ульянов урамында 79нчы йортка каршы урында чит ил машинасын йөртүче юл бирмичә “УАЗ” белән бәрелешкән. Бәрелешүдән “УАЗ” ян ягына әйләнеп төшкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән биш кешене Зәй үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Аларның берсен дә хастаханәгә салу кирәк булмаган.

Урында Зәй янгын сүндерүчеләре машиналарның аккумуляторларын сүндереп, “УАЗ”ны тәгәрмәчләренә бастырып киткәннәр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100