Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә тыелган урында су коенганда 9 яшьлек бала батып үлгән
Бер төркем бала өлкәннәрдән башка гына су коенган.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Зәйдә су коену тыелган урында 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
Кичә 17.15 сәгатьтә 112 бердәм коткару хезмәтенә әлеге фаҗиганең шаһиты булган кеше шалтырата һәм җиде-сигез баланың ярга үзләре чыгарган малайга ярдәм итәргә омтылуларын җиткерә.
Ачыкланганча, балалар Зәй Дәүләт район электр станциясе сулыгында коенган. Шул чакта малайларның берсе бата башлаган. Балалар аны ярга алып чыга алса да, малайга беренче ярдәм күрсәтерлек кеше табылмый.
Табиблар килгәндә бала үлгән була инде.
Балалар тыелган һәм бу хакта кисәтүче язулар булган урында коенган – су каналы койма белән уратып алынган. Яннарында өлкәннәр дә булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз