news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ябылды

Чара барышында ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешкән уңышларга йомгак ясалды һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Зәйнең “Теремкәй” бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ябылды.

Бәйрәмдә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиле Роза Гатауллина катнашты, дип хәбәр итә  “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге. 

Чара барышында ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешкән уңышларга йомгак ясалды һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot