news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Тормыш сулышы” программасы старт алды

Ул барлык кешеләргә сәламәтлекләрен ныгытырга булышачак

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге “Тормыш сулышы” дип исемләнгән яңа программаны гамәлгә кертә.

“Без, район халкы арасында салкын тидереп, тын юллары ялкынсыну белән интегүчеләр күп булуын искә алып, “Тормыш сулышы” дип аталган сәламәтлекне ныгыту программасын эшләдек. Хәзер аны оешма-предприятие җитәкчеләренә җиткерәбез, - дип белдергән үзәк директоры Лидия Ларионова “Зәй офыклары” газетасына. - Безнең тернәкләндерү үзәгендә тоз камерасы эшли. Ул төрле дару препаратлары кулланмыйча күптөрле авыруларны профилактикаларга ярдәм итә. Программа нигезендә без һәр предприятие белән килешү төзеп, график билгеләп сәламәтлекне ныгыту курсларын башларга җыенабыз”, – дип планнары белән уртаклашкан ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100