Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә торак-коммуналь бурыч 40 миллион сумнан артык
Аеруча күп бурыч җыйган кешеләр белән эшләү өчен җирле хакимият, махсус эшче төркемнәр булдырып, рейдлар үткәрүгә кереште
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районында күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәүче фатир хуҗаларының бурычы 40 миллион сумнан артык исәпләнә. Фатир өчен түләмәүче, аеруча күп бурыч җыйган кешеләр белән эшләү өчен җирле хакимият, махсус эшче төркемнәр булдырып, рейдлар үткәрүгә кереште. Аның беренчесе район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов җитәкчелегендә “Ышаныч” торак милекчеләре ширкәтенә караган Тавлин урамының 26, 28нче һәм Жуков урамының 7нче йортларында үтте, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.
Ширкәт директоры Нигъмәт Мингалимов белдерүенчә, әлеге йортларда яшәүче бурычлы фатир хуҗалары белән даими сөйләшүләр алып барыла. Кайберләре мөмкинлекләре була торып та, бурычларны капларга ашыкмый, түлим дип вәгъдә бирә дә юкка чыга. Хәзер инде торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр буенча эшләүче район хакимияте каршындагы махсус штабта ай башыннан катгыйрак чаралар күрү турында сөйләшүләр алып барылгач, торак милекчеләре ширкәте хезмәткәрләре мондый тыңлаусыз хуҗаларга язмача кисәтүләр таратып чыккан.
– Моның бераз нәтиҗәсе күренде, күп бурычлы 5ләп фатир хуҗасы әкренләп түләүләрне башкарырга кереште. Шушы өч йортта 17 фатир хуҗасы “кара исемлек”тә тора, – ди Нигъмәт Мингалимов.
– Без бурычлылар белән хәзер аеруча җитди эшләргә керештек. Беркемдә дә минем әҗәтемне кичерерләр әле дигән уй калырга тиеш түгел. Өч эшче төркем, көн саен рейдка чыгып, башта кисәтү ясый, аннан катгый чаралар күрәчәк. Әлбәттә, бурычлары бик зур җыелганнар аларны берьюлы гына түләп бетерә алмаска мөмкин. Мондыйлар белән махсус килешү төзеп, агымдагы түләүләрне даими түләп барып, берничә ай дәвамында бурычларын бетерү юлы тәкъдим ителә, – диде Альберт Газизҗанов, рейдка нәтиҗә ясап.
Хәер, җиң сызганып бурычлыларга каршы көрәш башлауның инде беркадәр нәтиҗәсе дә күренә. Кисәтүләр ясый башлаганнан алып соңгы ике атнада фатир өчен бурычлар 1,5 миллион сумга кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз