news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә "Тоннель" операциясе уза

Бигрәк тә җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләр аерым игътибарга алыначак.

(Зәй, 14 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәүче, штрафларын үз вакытында түләмәүчеләрне ачыклау йөзеннән даими төстә “Тоннель” операциясе, рейдлар уздыра, дип яза җирле басма.

Анда Иске Зәй бистәсендә руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган бер машина йөртүче тоткарланды. Ул элек тә салган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган булган. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату турында сүз бара. Бу исә 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 300 мең сум штраф белән янарга мөмкин.

Чираттагы “Тоннель” операциясе исә бүген, 14 июньдә узачак. Аны Нариманов урамында “Батыр” кибете янында уздыру планлаштырыла. Биредә шулай ук, штрафларын үз вакытында түләмәүчеләр, кагыйдәләрне төгәл үтәмәүчеләр тоткараланачак. Бигрәк тә җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләр аерым игътибарга алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100