news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә терлек баш санын арттыру буенча район программасы гамәлдә

Агымдагы елда да башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппараты тапшырылачак.

(Зәй, 19 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә терлек баш санын арттыру буенча район программасы гамәлдә эшли, дип яза район газетасы.

Зәйдә терлек баш санын арттыру максатыннан өч ел инде өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппараты тапшыру район программасы гамәлдә. Ике ел эчендә шактый шәхси хуҗалык аппаратлы булды. Агымдагы елда да башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппараты тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot