news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә театр фестивале дәвам итә

Район мәдәният идарәсе һәм “Энергетик” Мәдәният сарае белән берлектә оештырылган фестиваль Россиядә Театр елы кысаларында бара.

Зәйдә театр фестивале дәвам итә
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 1 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). 2018 елның ноябреннән Зәйдә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр арасында “Театр дөньясында” дип аталган шәһәр фестивале башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район мәдәният идарәсе һәм “Энергетик” Мәдәният сарае белән берлектә оештырылган фестиваль Россиядә Театр елы кысаларында бара.

"Бүгенге көнгә мәдәният сарае сәхнәсендә  15 балалар бакчасы, 4 мәктәп, мәдәният идарәсе һәм балалар иҗат йорты коллективлары осталыкларын күрсәтте. Март аенда тагын 4 мәктәп, политехника көллияте, яшьләр эшләре идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе чыгыш ясаячак. Фестивальгә йомгак ясауны апрель аенда оештырачакбыз",- диде “Энергетик” Мәдәният сарае директоры вазифаларын башкаручы Резеда Гомәрова.

Берничә көн элек кенә фестиваль кысаларында осталыкларын балалар иҗат йорты коллективы күрсәтте. “Ярминкәдә күңел ачу” дип аталган театрлаштырылган тамашада учреждениенең барлык хезмәткәрләре, шулай ук биредә түгәрәкләрдә шөгыльләнүче талантлы балалар катнашты.

Шунысы игътибарга лаек, алар ярминкәгә хас барлык төсмерләрне сәхнәдә сәнгать элементлары аша чагылдыра алды. Тамашаны сәхнәләштерүдә балалар иҗат йорты педагог-оештыручысы Татьяна Нестерова үзен чын режиссер буларак күрсәтте.

Фестиваль дәвам итә. Үзешчәннәргә иҗат мәйданы киң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100