Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Татарстан һөнәри белем бирү уку йортлары спартакиадасын ябу тантанасы узды
Дәрәҗәле ярышларда Егор Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый.
(Зәй, 8 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Узган шимбәдә Зәйдә Татарстан һөнәри белем бирү уку йортлары спартакиадасын ябу тантанасы узды, анда дөньякүләм ярышларда уңышлар яулый башлаган Егор Казаринов мактаулы кунак ролендә булды, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.
Спорттагы уңышлары өчен аңа 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу очраклы түгел, Егор АКШта узган чаңгы спорты буенча Дөнья беренчелегендә (Парк Сити шәһәре) юниорлар арасында спринт ярышларында сигезенче нәтиҗә күрсәтте. Шул ук ярышларда ул ирекле стильдә 5 һәм 10 арада узышта икенче урын яулады. Пермь өлкәсендә туып-үскән егет хәзер Зәйдә Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнә, Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең икенче курсында укый. Дәрәҗәле ярышларда Егор Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз