news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәйдә Татарстан мөфтие катнашында яңа мәчет ачылды

Яңа “Тынычлык” мәчетерайонда - 29 нчы, ә район үзәгендә - 5 нче мәчет

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Зәйдә яңа мәчет ачылды. Шул уңайдан оештырылган тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, күрше район имам-мөхтәсибләре, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Мөфти халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләп, үзенең үгет-нәсыйхатләрен җиткерде. “Мәчетнең Мәүлид аенда ачылуы игътибарга лаек. Исламда мәчет гыйбадәт кылу өчен генә түгел, ә иҗтимагый чаралар уздыру урыны буларак та файдаланыла. Мәчет - мөселманнарның яшәү үзәге дә”, - дип билгеләде мөфти.

Мәчет имамы итеп Рөстәм хәзрәт Дәминов билгеләнде. Яңа җитәкчегә Камил хәзрәт чапан бүләк итте.

Мәчетнең төзелешендә актив катнашкан иганәчеләргә мөфти Рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин сүзләренчә, яңа “Тынычлык” мәчете районда - 29 нчы, ә район үзәгендә - 5 нче мәчет.

Мәчетне ачу тантанасы Мәүлид бәйрәмен уздыру һәм зур мәҗлес белән тәмамланды, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100