news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Татарстан керәшен җәмгыяте идарәсенең күчмә утырышы үтте

Татарстан Республикасы керәшен оешмасы 2018 елга эш планнары билгеләде.

(Зәй, 2 декабрь, “Татар информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов ). Зәйдә Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең күчмә утырышы булды.Утырыш җәмгыять рәисе Иван Егоров рәислегендә узды. Аның эшендә Зәй һәм Мамадыш районнары башлыклары Разиф Кәримов һәм Анатолий Иванов катнашты, дип яза җирле басма.

Кама һәм башка шәһәрләрдә үткән иде. Оешма идарәсе әгъзаләре зәйлеләрнең чараны керәшеннәргә хас кунакчыллык белән, югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Чөнки кунакларны урамда ук керәшен фольклор коллективлары җыр-биюләр белән каршы алды.

Утырыш көн тәртибендә 2018 елда “Туым җондызы” керәшен этник сәнгатенең 10нчы юбилей яшьләр конкурс-фестивален уздыру, Казанда Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗат үзәген үзгәртеп кору эше барышы, оешманың быелның май аеннан алып барылган эшчәнлеге, “Туганайлар” газетасына язылу барышы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Утырышта катнашучылар оешманың 2018 елга төп чараларны эченә алган эш планын кабул иттеләр.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100