Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә татар гимназиясенә Ринат Фәрдиев исеме бирелде
Әлеге уку йортына районыбыз икътисади-социаль үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, элеккеге район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев исеме бирелде.
(Зәй, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә татар гимназиясенә Ринат Фәрдиев исеме бирелде, дип яза район газетасы.
Белем көне иртәсе Зәйнең татар гимназиясендә үзенчәлекле тантана белән башланып китте. Әлеге уку йортына районыбыз икътисади-социаль үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, элеккеге район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев исеме бирелде. Бу уңайдан оештырылган тантаналы чарада белем йорты укучылары, укытучылар белән берлектә мәртәбәле кунаклар - район башлыгы Разиф Кәримов һәм “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев та шатлыклары белән уртаклаштылар. Алар яшь буынны Ринат Фәрдиев исеменә тап төшермичә тырышып укырга, фән һәм иҗат уңышлары яуларга чакырды. Белем көне уңаеннан шәһәр – районыбызның барлык мәктәпләрендә дә агымдагы уку елында дәрескә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлады. Быел бездә 8 меңгә якын укучы парта артына утыра, шуларның 600е- беренче сыйныфка килүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз