news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә татар гимназиясе Халыкара туган тел көнен үзенчәлекле билгеләп үтте

Актив катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.

(Зәй, 22 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе Халыкара туган тел көнен үзенчәлекле билгеләп үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Татар гимназиясендә узган җирле язучы Фәния Әгъзамова белән очрашу да бик үзенчәлекле һәм истә калырлык булды. Ул 4нче “А” сыйныфы укучыларына татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил язган шигырьләрен сөйләде, кызыклы мәзәкләр белән таныштырды.

Фәния Әгъзамова гади, аңлаешлы, үтемле итеп балалар белән аралашты. Актив катнашкан балаларга үзенең кечкенә бүләкләрен дә тапшырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot