Зәйдә талантлылар өчен ярминкә оештырылды
Укучыларга түгәрәкләргә язылу мөмкинлеге дә бар иде
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Бу шимбәдә Зәйдә күптөрле чаралар оештырылды. “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда укучылар өчен “Талантлар ярминкәсе” уздырылды. Чарада спорт, иҗат һәм сәнгать мәктәпләре малайлары һәм кызларны түгәрәкләр, секцияләр эшчәнлеге белән таныштырды, мастер-класслар күрсәтте. Бу көнне укучыларга түгәрәкләргә язылу мөмкинлеге дә тудырылды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.