news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Талантлар фабрикасы” фестиваль-бәйгесе узды

Аның максаты - сабыйларда югары зәвык, төрле халыклар мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү, нәниләрнең иҗади потенциалын ачу.

(Зәй, 24 ноябрь, "Татар-информ",  “Зәй офыклары” Энҗе Әгъләмова). Зәй районында талантлы балаларны кече яшьтән ачыклауның тагын бер үзенчәлекле ысулын традициягә әйләндерү күздә тотыла. Район башкарма комитеты инициативасы белән балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар арасында иҗади яктан иң осталарны ачыклау йөзеннән “Талантлар фабрикасы” дип исемләнгән әлеге бәйге 13 ноябрьдән старт алды, дип яза җирле басма.

Аның максаты - сабыйларда югары зәвык, төрле халыклар мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү, нәниләрнең иҗади потенциалын ачу. Кече яшьтән нинди дә булса юнәлештә үзен күрсәткән бала, буш вакытын шул юнәлешкә сарыф итә, негатив күренешләргә тартылу булмаячак, диләр район мәгариф идарәсендә бәйгене оештыруның мөһимлеген ассызыклап. Моннан тыш “Талантлар фабрикасы” ның ноябрь аенда уздырылуы да юкка түгел, сабыйлары өчен җан атып торучы әниләргә бу бәйгедә үз нарасыен күрү әниләр көненә зур бүләк тә.

Бәйгенең беренче этабында районның барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә зур сәхнәгә чыгып үзен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Мәртәбәле жюри алар арасыннан иң-иңнәрне сайлар алып, бүген исә нәни сәнгать осталары “Энергетик” Мәдәният сараенда бәйгенең финал өлешенә җыелды. Балаларның оста, матур чыгышларына сокланып бетәрлек түгел. Әниләре, туганнары исә аларга залдан көч биреп, һәр чыгышны мул алкышларга күмеп карый.

Мәсәлән, Иске Зәй бистәсендә урнашкан “Каенкай” балалар бакчасында шөгыльләнүчеләр пешекчеләр биюен күрсәтеп таң калдырды. Араларыннан Лия Пукаева белән Ангелина Андреева, бакчада бик күңелле булуы, төрле һөнәрләргә өйрәтүләре белән уртаклаштылар.

- Без балалар белән һәртөрле бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Мондый иҗади ярышлар сабыйларга үзләрен башкалар белән чагыштырып карарга, тагын да кызыклы номерлар өстендә эшләргә өнди һәм иң мөһиме - үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Моңа кадәр “До-Ми-Соль” бәйгесендә катнашкан идек, хәзер менә үзебезне “Талантлар фабрикасы”нда сыныйбыз. Әти-әниләр безгә һәр бәйгегә катнашканда зур булышлык күрсәтә, бу юлы да костюмнарны алар ярдәме белән әзерләдек, - ди бакча тәрбиячесе Ольга Сергеева.

Ә “Аленка” балалар бакчасына йөрүчеләр музыкаль педагог Елена Храмова кул астында керпеләп һәм аларның дуслары биюен тәкъдим иттеләр.
- Бию композициясен әзерләгәндә малайларыбызны керпеләр итеп киендерүне ничек оештыру үзе бер тамаша булды. Без малайларның чәчләрен чәнечкеләр итеп ясап лак белән катырдык, мондый форма балаларга да, үзебезгә дә ошады. “Талантлар фабрикасы”на әзерләнү генә дә балаларыбызга күп позитив энергия бирде, - дип елмая педагог.

Әлеге бакчадан тәрбияче Ирина Копанева, үз төркеменә йөрүче Тимур Фәрхуллин белән нәфис сүз номинациясе буенча әзерләнгәннәр. Мондый номинациянең балага тел сөйләмен шомартуда нәтиҗәсе аеруча зур, ди тәрбияче.

“Уймак кыз” балалар бакчасы нәниләре театраль юнәлешкә өстенлек биргән. Алар тамашачыга “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Биредә төп рольне башкаручы Радмила Нәҗметдинова, үзенә күп сүз ятларга кирәк булуын белдерде.

- Без әнием белән кичләрен спектакльдә әйтеләчәк сүзләрне бик тырышып өйрәндек. Барысын да ныгытып белгәч, сәхнәдә бер дә каушамадым, - дип горурлык белән сөйли Радмила.

Әлеге тамашада төлке ролен башкарган Милана Сафина исә, үз герое кебек хәйләкәр булу ошавын әйтте.

- Без балалар белән “Теремкәй” әкиятен дуслыкны чагылдыру максатында сәхнәләштердек. Фестиваль-бәйгедә бу төп тема иде. Сәхнә киемнәрен юнәлтүдә безгә дустанә мөнәсәбәттә яшәүче башка балалар бакчалары ярдәм итте, - дип балалар фикерен тулыландырды тәрбияче Валентина Хафизова.

“Талантлар фабрикасы” бәйге-фестивале җиңүчеләре чыгышы исә әниләргә бүләк йөзеннән 30 ноябрьдә зур гала-концерт буларак “Энергетик” Мәдәният сараенда тәкъдим ителәчәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100