news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә төзекләндерелгән медицина учреждениесе ачылды

Поликлиниканы төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 25,5 миллион сумга якын акча бүленгән.

(Зәй, 30 август, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Республика һәм Шәһәр көне Зәйдә мөһим вакыйгалар белән башланып китте. Аларның берсе - зәйлеләр сәламәтлеге өчен бик тә мөһим булган поликлиника һәм диагностика үзәгенең зур төзекләндерү эшләреннән соң ишекләрен ачуы. Заманча сәламәтлек учреждениесен тантаналы төстә ачуда Татарстан хөкүмәтеннән Зәй районы кураторы Фәрит Хәнифов, республика сәламәтлек саклау министрлыгының идарә башлыгы Фәнис Исхаков катнаштылар. Алар кызыл тасманы район башлыгы Разиф Кәримов һәм район җитәкчелеге белән бергәләп кистеләр, дип яза җирле басма.

- Татарстанда халык сәламәтлеген кайгырту Президент программалары нигезендә башкарыла. Медицина учреждениеләрен төзекләндерү, аларда заманча шартлар тудыру да шуның бер юнәлеше. Бүген без Зәйдә менә тагын бер шундый бинаны файдалануга тапшырабыз. Ул кешеләрнең сәламәтлекләрен контрольдә тоту, үз вакытында савыктыру урыны булсын, халык саулыгы өчен хезмәт итсен, - диде Фәнис Исхаков.

Ә Фәрит Хәнифов үз чыгышында Зәйдә һәр мөһим объектны тиз арада төзеп, төзекләндереп файдалануга тапшыру буенча уңышлы эшләүләрен билгеләп үтте. Район җитәкчелегенең бу юнәлештә билгеле тәртип саклавына соклануын белдерде.

-1455 квадрат метрлы поликлиниканы төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 25,5 миллион сумга якын акча бүленде. Бинаны “Сәяр”, “Омега” ҖЧШ төзүчеләре өч ай ярым эчендә заманча таләпләргә яраклаштырып эшләде. Район җитәкчелеге төзекләндерү барышын даими контрольдә тотты.

Яңартылган поликлиникада хәзер бер сменада 366 пациентны кабул итү мөмкинлеге бар, - ди баш табиб Рим Әмиров.

Төрле органнарны күзәтү - тикшерү кабинетларын төзекләндерү белән беррәттән, алар һәрберсе яңа медицина җиһазлары белән дә баетылган.

Поликлиника белән беррәттән төзекләндерелгән диагностика үзәге дә республика бюджеты хисабына башкарылды. Монысы өчен 26 миллион сумнан артык акча бүленде. Төрле анализлар алып, тикшерүләр алып барылучы лаборатория инде искерү сәбәпле, заманча шартлар тудыруны сорый иде. Хәзер биредә тиз арада шактый катлаулы диагностиканы да үткәрү мөмкин булачак.

Поликлиника һәм диагностика үзәгенә керү комплексы бер була.

- Кешеләргә уңайлы булсын өчен бер урыннан кереп һәр кабинетка бару, диагностика үтү урыннары махсус таблода күрсәтеләчәк. Балалар табибларына да поликлиникадан урамга чыкмыйча гына үтү мөмкин була, - дип ассызыклады Рим Әмиров.

Разиф Кәримов исә, сәламәтлек саклау учреждениесенең халыкка озак еллар нәтиҗәле, сыйфатлы хезмәт күрсәтү урыны булуын теләде. Бертөркем төзүчеләргә, медицина хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100