news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә төзекләндерүдән соң олимпия чемпионы Федор Симашов исемендәге спорт мәктәбе ачылды

Төзекләндерү эшләренә һәм спорт җиһазларына 2015 елдан башлап 40 млн сум акча бүленгән.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Зәйдә төзекләндерүдән соң олимпия чемпионы Федор Симашов исемендәге спорт мәктәбе ачылды, дип хәбәр итә “Зәй- информ”.

Төзекләндерү эшләренә һәм спорт җиһазларына 2015 елдан башлап 40 млн сумлап акча бүленгән. Узган ел 1551,1 квадрат метрлы бинаны эчтән төзекләндергәннәр. Быел тышкы ягы һәм түбәсе төзекләндерелгән. Хәзер мәктәптә өч яңартылган спорт залы эшли. 

Ачылыш тантанасында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, башка рәсми затлар һәм спорт ветераннары катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot