Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә төзүчеләрне хөрмәтләделәр
Чарада ТР төзелеш буенча дүләт инспекциясе башлыгы урынбасары Валерий Нәҗмиев катнашты.
(Зәй, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Календарь буенча август аенда билгеләнеп үтүче Төзүчеләр көне быел Зәйдә сентябрьгә күчте. Кичә төзү-төзекләндерү эшләрендә катнашучы подрядчы оешмалар җитәкчеләрен, бригадирлар, мастерлар һәм эшчеләрне, шулай ук төзелешкә катнашы булган барлык оешмалар вәкилләрен шәһәрнең “Аркадия” ресторанына җыеп хөрмәтләделәр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады, дип яза җирле басма.
-Без төзүчеләрне, алар белән килешенеп, кызу эш барган вакытта түгел, ә төзү-төзекләндерү эшләре тәмамланып килгәндә хөрмәләргә сүз биргән идек. Менә бүгенге танатана шул уңайдан. Ел дәвамында төзүчеләр шәһәр-районда зур күләмдә эш башкарды. Аларның күпчелегендә эш тәмамланс, кайбер объектларда эш дәвам итә. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән тырыш хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Сезнең куллар белән төзелгән, төзекләндерелгән биналар Зәйнең, шул исәптән сезнең йөзегез булып, зәйлеләргә озак хезмәт итсен, - диде ул.
Тантанада төзелеш комплексының бер төркем хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Төзелеш. архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Мактау грамоталары тапшырылды.
Чарада ТР төзелеш буенча дүләт инспекциясе башлыгы урынбасары Валерий Нәҗмиев катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз