news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә тәрбиячеләрнең төбәк семинарында мастер-класслар үткәрелде

“Алтынчәч” бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли тәрбия бирү эшчәнлеге буенча республика база мәйданчыгы булып тора.

Зәйдә тәрбиячеләрнең төбәк семинарында мастер-класслар үткәрелде
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 1 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бу көннәрдә шәһәрнең “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төбәк семинары үтте. Семинарда катнашучылар өчен бакча тәрбиячеләре башта берничә мастер-класс оештырдылар.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Семинар бүгенге көндә укыту-тәрбия системасында актуаль мәсьәләләрнең берсе - милли тәрбия бирүгә багышланды. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә гаиләләрнең социаль-педагогик культурасын үстерү буенча эшчәнлек алымнары темасы да күтәрелде.

Биредә әлеге тема буенча тәҗрибә уртаклашу очраклы түгел, чөнки безнең “Алтынчәч” бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли тәрбия бирү эшчәнлеге буенча республика база мәйданчыгы булып тора һәм әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара.

Бакчага 100дән артык бала алты төркемгә йөри. Тәрбия бирүдә милли традицияләргә таяныла. Милли кыйммәтләр һәм белем бирү системасы интеграциясе эшчәнлектә киң чагылыш таба. База мәйданчыгының төп максаты – яшь буынны халыкның гореф-гадәтләре, бай милли мирас үрнәкләре белән таныштыру, милли үзаң тәрбияләү. 

“Алтынчәч”тә ел дәвамында “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Нардуган”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Дуслык йорты”, “Туган тел” кебек бәйрәмнәр үтеп тора. Аларга балаларның әти-әниләре дә тартыла. Шәхес тәрбияләүдә төп игътибар туган ил, туган тел һәм мәдәниятне өйрәнүгә юнәлтелә. Бакча педагоглары бу эшне төрле проектлар эшчәнлеге аша тормышка ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100