news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә түбәдән бала өстенә кар төшү факты буенча тикшерү үткәрелә

Ир баланың умыртка баганасы күкрәк өлешенә зыян килгән.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Зәйдә түбәдән бала өстенә кар төшү факты буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Искәртеп үтик, бу хәл бүген иртән Зәйдә Комсомольская урамында килеп чыккан. 8 яшьлек үсмер малай тротуар буйлап мәктәпкә барганда ике катлы йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Шуның аркасында, ир баланың умыртка баганасы күкрәк өлешенә зыян килгән.

Йорт тирәсендә кисәтү язылган күрсәтмә такта да булмаган, тасма белән әйләндереп тә алынмаган.

Килеп чыккан хәл ачыклана. Тикшерү кысаларында җитәкче затлар, түбәдән кар чистарту өчен җаваплы кешеләр эшенә бәя биреләчәк, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot