Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә судьялар арасында чаңгы ярышлары узды
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, грамоталар, медальләр белән бүләкләнде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Зәй, 3 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Адилә Борһанова). Кичә “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә республика судьялары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда суд системасы хезмәткәрләреннән торган 30дан артык команда көч сынашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ярышларны ачу тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гилазов, аның ярдәмчесе Роман Гафаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чыгыш ясаучылар судьялар арасында мондый ярышлар уздырылу күркәм традициягә әверелүен, соңгы елларда суд системасындагы хезмәткәрләр арасында спорт, сәламәт яшәү рәвешенә игътибарның артуын әйттеләр.
Беренче булып стартка судьялар һәм суд аппаратында хезмәт куючы ир-атлар басты. Икенче этапта хатын-кыз судьялар һәм суд аппараты хатын-кызлары узышты. Йомгаклау өлешендә эстафета булды. Үз командасын яклап килгән җанатарларның да бик кыю булулары игътибарны җәлеп итте.
Җиңүчеләрне исә шәхси беренчелектә һәм командалар буенча ачыкладылар. Нәтиҗәдә, команда беренчелегендә Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы берләшмә командасы җиңүче исемен яулады. Икенче урында Казан шәһәренең Вахит районы суды һәм Теләче районы суды командасы, өченчедә – Татарстан Югары суды командасы калды.
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, грамоталар, медальләр белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз