news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә студентларның медицина отряды эшли башлады

Әлеге округ студентлар отряды – Татарстанда бердәнбер.

(Зәй, 11 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйнең район үзәк дәваханәсе биләмәсендә “Доктор Зай” студентлар медицина отрядының эш башлавы уңаеннан тантана узды, дип яза җирле басма.

Хәбәр ителгәнчә, әлеге округ студентлар отряды – Татарстанда бердәнбер. Ул - “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Идел буе федераль округы штабы хезмәт проекты. Хезмәт семестры чорында отряд составында Татарстан, Түбән Новгород, Пермь,Оренбург, Ульяновск,Төмән һәм башка төбәкләрдән җыелган студентлар кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында эшләячәк. Аларның 9ы эшкә керешкән.

Тантанада аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары округ штабы командиры Василий Ислаев, “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының медицина студентлар отрядлары үзәк штабы җитәкчесе Кристина Сидорова, Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100