news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә студентлар отрядына әгъзалар туплау буенча агитация кампаниясе башланды

Студентлар отряды хезмәткәрләре җәен кайларда эшләп булачагы турында сөйләде.

Зәйдә студентлар отрядына әгъзалар туплау буенча агитация кампаниясе башланды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 6 март ,"Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). 4 марттан республикада студентлар отрядларына әгъзалар туплау буенча агитация - пропаганда кампаниясе башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге эшчәнлеккә Зәй студентлар отряды үзәге дә кушылды. Бу көннәрдә алар мәктәпләр һәм Зәй политехника көллиятендә булып, узган җәйдә студентлар отрядларының нинди юнәлешләрдә эшләүләре, эшчәнлек нәтиҗәләре һәм быелгы сезонда отрядларның нинди юнәлешләр буенча оешачаклары турында аңлату эшен алып баралар.

"Без бу эшне ике юнәлештә – мәктәпләр һәм көллиятләрдә алып барабыз. 2, 4, 7нче мәктәптә без бу турыда аңлаттык инде. Политехника көллиятендә бу эшне балигъ булган студентлар белән оештырабыз, аларны җәен өч юнәлештә эшләү – сервис отряды, поездларда эшләү өчен озатып йөрүчеләр отряды һәм төзү отрядына тарту турында сөйләшәбез", - диде Зәй студентлар отряды үзәге командиры Виктор Рыбацких.

Студентлар отряды хезмәткәрләре нәкъ менә политехника көллиятендә югары курс студентлары белән очраштылар һәм җәен студентларга кайларда эшләп булачагы турында сөйләделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot